

Бәйрәм гармун моңнары белән башланып китте. Ришат Әмиров, Рынат Ягафаров, Хәсән Локманов һәм Айрат Байматовның дәртле көйләре күңелләрне җилкендерде, аяклар үзеннән-үзе тыпырдап, биергә төшәсе килде. Гармунчылардан башка бу көн алай ук күңелле булмас иде. Гармун моңнары авылдашларны яшьлек елларына алып кайтты, алар кайчандыр булган кызыклы хәлләрне искә алып көлештеләр, таныш көйләргә кушылып җырладылар, янәшәләрендә кайчандыр бу урамнар буйлап бергә йөгереп, уйнап йөргән «егетләр һәм кызлар» басып торганда еллар артка чигенгән кебек тоелды.
Бәйрәмнең төп каһарманнары – тормышлары авылның тере елъязмасына әйләнгән өлкәннәр булды. Алар «Большевик» колхозында эшләгән елларын искә алып сөйләделәр. «Чөгендер басуыннан караңгы төшкәч кенә кайта торган идек, аякларны тоеп булмый иде. Ә иртән тагын эшкә барасы. Яшь, көчле идек, барысына да өлгерә идек! – дип искә алдылар. Бу сүзләрдә зарлану түгел, ә горурлык, тырышлыкның, үткәннәрнең юкка булмавына инану хисе ята.
Аеруча иңнәрендә басу эшен дә, өй мәшәкатьләрен дә тарткан хатын-кызларның язмышы тәэсирләндерде. Әлфирә Әмирова уналты яшендә кияүгә чыккан һәм шул яшьтән чөгендер басуында эшләгән. Гомер буе ире белән янәшә тормыш йөген тарткан, биш бала үстергәннәр, колхоз басуында да эшләгән, бозаулар да карарга туры килгән, барысы да кул көче белән башкарылган, ару-талуны исәпкә алмый эшләгәннәр.
– Хәзер генә барысын да техника эшли, – дип елмая ул.
Бу елмаюда сагыш белән үт-кәннәрне искә алу да, дөньяның алга китүенә сөенү дә бар.
Авылның иң өлкән кешеләре – 97 яшьлек Мәрьям Гомәрова һәм 93 яшьлек Фәнүзә Фәткуллина-Байматова. Фәнүзә апаның тормышы – авыл тарихының кечкенә бер чагылышы. Ул яшьтән үк сыер савучы булып эшләгән, чөгендер басуларында, соңрак ягулык салу станциясендә хезмәт куйган. Аның гомер юлы – сабырлык һәм җаваплылык үрнәге. Ә Тәгъзимә Байматова яшь чагында «авылда калмам» дигән булса да, язмыш башкача хәл иткән: Сәйран авылы егетенә кияүгә чыгып, шул якларны үз итеп, яратып, авылда төпләнеп яшәргә язган. Ул колхозчыларга икмәк пешергән, лаеклы ялга чыгар алдыннан берничә ел балалар бакчасында эшләгән.
Җырлап күрсәтүен үтенгәч, ул, башка әбиләр кебек үк, баш тартмады. Кунаклар аны чын күңелдән алкышладылар. Бу алкышларда «җырыгыз өчен рәхмәт» кенә түгел, ә «булганыгыз өчен рәхмәт» дигән тирән хөрмәт ята иде.
Урам тарихы – ул аның исеме тарихы да. Бәйрәмне оештыручы Фәүзия Хәбирьялова монда туып-үскән. Ул элек Бакча урамыннан бер ярым чакрым ераклыкта яшелчә басулары булуын, анда бәрәңге, кишер, помидор, кыяр үстереп, мул уңыш алуларын хәтерли. Урамның исеме дә шуннан килә.
– Балачакта анда яшелчә җыярга йөргәнебез истә. Безнең урам бик матур, каралган. Монда туган җирен яратучы кешеләр яши, – ди Фәүзия апа.
Аның күрше-тирә өчен истә калырлык бәйрәм оештырасы килгән. Бу максат белән ул Новотроицкий авылы биләмәсе башлыгы Наил Шәрифулла улына мөрәҗәгать иткән, һәм ул әлеге чараны оештыруда зур ярдәм күрсәткән. Аннары урам чатын булдырганнар, күршеләргә шалтыратканнар, акча җыйганнар, спонсорлар тапканнар. Тырышлыклары юкка булмаган – бәйрәм бик күңелле узган.
Кызганычка каршы, хәзер Сәйран авылында клуб та, мәктәп тә, балалар бакчасы да юк. Ләкин кешеләр төшенкелеккә бирелми. Балаларны автобус белән Келәш авылына йөртәләр, һәркем үзе теләгән мәктәпне сайлый. Социаль учреждениеләрнең булмавы авылның яшәү рәвешен җимермәгән: Сәйран – кул кушырып утырырга өйрәнмәгән, үз көченә таянган кешеләр яшәгән авыл.
Урындагы башлангычларга ярдәм күрсәтү программасы буенча авылда суүткәргеч яңартылган: һәр йорттан 15әр мең сум акча җыеп, уртак тырышлык белән зур эш башкарылган. Шул рәвешле кулдан килгәнчә өлеш кертү, зур эшләрне ихлас күңелдән бергә башкару тормышны яхшы якка үзгәртә алуның ачык мисалы.
Мәктәп урамында авыл мулласы Рынат Яга-фаров тәкъдиме белән иганәчеләр һәм авыл халкы акчасына вак таш салынган. Аның әтисе кайчандыр «Большевик» колхозында яшелчә үстерүче булып эшләгән, туган җиргә булган мәхәббәте аның канында.
Рынат Мөхетдин улы – «Атайсал» проектында катнашучыларның берсе, ул авылны төзек-ләндерүгә өлеш керткән актив һәм битараф булмаган кеше. Аның йорты һәм өй алды да соклану уята, һәр җирдә тәртип. Пенсиягә чыккач ул тормыш иптәше белән туган авылына күчеп кайткан, 2014 елдан бирле мулла вазифасын үти. Рынат Мөхетдин улы Сәй-ран авылын үстерүгә керткән шәхси өлеше өчен грамота белән бүләкләнде.
Аның тормыш иптәше Мәрьям Нусрат кызы кул эшләре белән шөгыльләнергә, бәйләргә ярата. Яшь гаиләдә сабый дөньяга килсә, ул аңа күңел җылысын салып үз куллары белән бәйләнгән пинеткалар бүләк итә.
Бакча урамыннан үткәндә биредә яшәүчеләрнең тырышлыгы һәм уңганлыгы әллә кайдан күренеп тора. Коймалары, йорт аллары төзек, ихаталары аллы-гөлле чәчәкләргә күмелеп утыра. Иң шатлыклысы – кешеләр авылга яшәргә кайта. Кемдер туган йортын яңартып кора, кемдер яңа өй сала. Авылга кайтучылар бар икән, димәк, бу авылның киләчәге дә бар дигән сүз.
Моның ачык мисалы – Низаметдиновлар гаиләсе. Зөһрә белән Линар 2008 елда Уфадан Сәйранга күчеп кайтканнар. Бакча урамында иске генә йорт сатып алганнар. Линар үзе дә бу авылда туып үскән. Биш ел буена тырышып хыялларын һәм уртак планнарын тормышка ашырганнар – 2013 елда зур һәм якты йорт салып кергәннәр, яңа елны яңа йортта каршылаганнар.
Алар ике кыз үстер-гәннәр, зурысы Казан федераль университетында укый, кечесе быел гына тугызынчы сыйныфны тәмамлаган.
– Уфадан күчеп кайтуыбызга бер дә үкенмибез, – ди Зөһрә.
Аларның йорт алды бик ямьле, бөтен җирдә тирә-юньгә хуш ис таратып, ихатага ямь биреп чәчәкләр, җимеш агачлары үсеп утыра. Җил йөрерлек итеп араталы койма тотылган. Веранда янында элекке хуҗалар утырткан карт каеннар шаулап үсеп утыра. Җәй көннәрендә биредә кондиционерсыз да җиләс: яфраклар арасыннан күккә карап хозурланып утырырга мөмкин.
Участок уртасында кечкенә генә җәйге йорт төзеп куйганнар. Биредә матур кичләрдә ял итеп, самавыр чәе эчеп, кич утыру өчен бөтен нәрсә бар. Ә Зөһрә үз зәвыгына туры китереп, күңел җылысын биреп утырткан бакчасында матурлык тудырып купшы чәчәкле, эре яфраклы гортензияләр һәм үрмә гөлләр үсә.
– Миңа бакчамда чәчәкләрнең бер урында гына түгел, ә төрле җирдә ямь биреп үсеп утырулары ошый, – дип елмая хуҗабикә.
Ә тормыш иптәше аның һәр идеясен хуплый: бергәләп матурлык тудыралар.
Бәйрәмдә «Иң ямьле йорт алды» конкурсында җиңүчеләр дә билгеләп үтелде. Бәйгедә җиңүчеләргә грамоталар тапшырылды. Бакча урамында яшәүчеләрнең һәркайсының йорты матур, ихатасы каралган. Бу матурлык һәм ямьлелек исә әллә нидән түгел, ә себерелгән сукмактан, каралган чәчәк түтәленнән һәм күршеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәттән башлана.
Урамның яме – күркәм йорт алларында һәм җыйнак йортларда гына да түгел. Биредә элеккечә булганы белән бүлешү, койма тотуда ярдәмләшү, бөтен урам белән оныкларны карашу гадәте бар. Бу бердәмлек рухы – Бакча урамында яшәүчеләр сакларга теләгән төп байлык.
Сәйран безнең районның борынгы авылларының берсе. «1870 елгы мәгълүматлар буенча торак пунктлар исемлеге»ндә ул Сайрян (Сарянкина) дип телгә алына. Ул вакытта биредә 100 йортта 422 кеше яшәгән, авылда өч су тегермәне булган. Бүгенге көндә биредә 357 кеше яши, 180 ихата, ә Бакча урамында 19 йорт бар. Тарих бер урында тормый, үткәннәр турындагы хатирәләр белән үрелеп дәвам итә.
Бакча урамы бәйрәме шуны күрсәтте: гореф-гадәтләр онытылмаганда, өлкән буын үзе белгәннәрне яшьләргә өйрәткәндә, яшьләр туган якка кайтып урнашканда авыл яши. Кече ватанга чын мәхәббәт нәкъ менә шундый хуш исле чәчәкләр һәм яңгыр исе килгән, тәмле самавыр чәе кайнаган, халкы ихлас булган урыннарда туа.