

Вот и сегодня слаковцы собрались на праздник Курбан-байрам.
На мероприятии присутствовала заведующая СДК села Верхние Термы Флорида Байкова. Вот что она написала:
"Бүген мөселман дөньясындагы иң зур бәйрәмнәрнең берсе – Корбан гаете билгеләп үтелә. Слак авылында да дин кардәшләребез иртәнге сәгать белән Аллаһ йортына җыелып, бәйрәм намазын укыды. Корбан бәйрәме элек-электән халыклар дуслыгын, бердәмлеген ныгытуга ярдәм иткән. Слак авылында бер урам, шул бер урамда 30 га якын гына яши торган йорт бар. Авыл бэлэкэй генэ булса да, монда бердэмлек остенлек алган. Зурларга карата ихтирам, бэлэкэчлэргэ карата игьтибарлык, дигэн сузлэргэ таянып яшилэр. Бугенге бэйрэмгэ дэ барысы да жыелышып, бердэм булып килгэннэр.
Алик хәзрәт Рәсәй мосолмандарының Үзәк диниә назараты рәйесе Тәлгат Тажетдин
котлавын житкерде, шулай ук бәйрәмнең кыскача тарихын бәян итеп, вәгазь сөйләде, ил-көннәргә иминлек, тынычлык теләп барысы бергә дога кылдылар.
Соңыннан бәйрәм табын артында дәвам итте. Слак авылынын ихтирамга лаек бертуган Муслимовлар бик саваплы эш башкардылар. Алар Корбан чалып, пешергән гает пылавы да телләрне йотарлык тәмле иде. Табын тэм - томнардан сыгылып торды . Шунысы куанычлы, Аллага шөкер, Слак авылыдагы мәчеткә йөрүчеләр саны елдан-ел арта барсын. Алдагы елларда да Корбан гаетен шушылай матур, ямьле итеп уздырырга язсын".